Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Биклән» җитештерү кооперативында ике ел эчендә терлекләр санын арттырачаклар

29.12.2016

«ЕвроГрупп» ҖЧҖ бу елның маеннан Тукай муниципаль районының “Биклән” җитештерү кооперативына шефлык итүгә алынды. Бүгенге көндә хуҗалыкта бар куәткә төзелеш, ремонт эшләре бара, эшче кадрлар туплана. Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлеше –терлекчелек һәм монда барлык эшләр терлекләр санын ишәйтүгә, көнлек артымны күтәрүгә юнәлдерелгән.

«Бүген хуҗалыкта 927 баш эре мөгезле терлек бар. Ике ел эчендә терлекләр санын 1800 башка җиткерүне планлаштырабызг», – диде җитештерү кооперативы җитәкчесе Разил Димөхәммәтов.

Кооперативта ферма мөдире – Рәшит Биктимеров, баш инженер – Өлфәт Сәләхов, баш ветеринария табибы –Илшат Рамазанов, әйдәүче агроном – Ришат Кәшафетдинов һәм башкалар эшне заманча технологияләргә нигезләнеп оештыралар. Хуҗалык җитәкчесе тармакта тәҗрибә туплаган, үз эшенең осталары булган белгечләргә зур ихтирам белән карый, аларның зирәклегенә һәм акыллы киңәшләренә таяна.

Быелгы җәйдә эшли торган корпусларда яңа туган бозаулар өчен махсус киптерү җайланмалары куелган, тиерес чыгару системасы тулысынча яңартылган, электрүткәргечләр, яктырту системасы алыштырылган,фермалар тирәсендә юл салынган, сенаж базлары ремонтланган. Бүгенге көндә биш сенаж базы силос белән тутырылган, киләсе елда аларның санын җидегә җиткерү планлаштырыла. Терлекләр өчен җәйге лагерьремонтланган, тагын берне яңаны төзегәннәр, ремонтлау остаханәләрендә бина түбәләре алыштырылган, биналарның эчке ягында да агымдагы ремонт уздырылган. Шулай итеп, башкаралган эшләр шактыйга җыела.

Хәзер заманча бина төзү эшләре бара, ул хуҗалыкның конторасын, ашханәсен, эшчеләр өчен тулай торакны берләштерәчәк. Шулай ук сыер савучылар өчен ял итү бүлмәсе булачак, анда алар өчен бөтен уңайлыклар каралган. Контораның элекке бинасын торак итеп үзгәртеп, эшчеләргә бирү планлаштырыла. Планда шулай ук яңа торак бинасы төзү дә каралган.

«Эш һәм яшәү өчен шартлар булдырмыйча, эшкә кешеләр җәлеп итеп булмый. Безнең максат – үз эшләрен белә торган, намуслы, тырыш белгечләрне, игенчеләрне, терлекчеләрне үзебездә калдыру», – дип сөйлиРазил Димөхәммәтов.




Back to the list