Республикада 10 декабрьдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

08.12.2016

Шимбә көнне, 10 декабрьдә, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре 10 мәйданчыкта узачак. – Совет районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла:

Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ ярминкә мәйданчыгында (Аграрный ур., 2) Мамадыш, Арча, Балтач һәм Апас муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак һәм Дәрвишләр базары территориясе мәйданчыгында (Дәрвишләр бистәсе, Липатов ур., 7) Әлки муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Яңа Савин районында ярминкә «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Ярминкәдә Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре катнаша.

– Авиатөзелеш районында – «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27), монда үз продукциясен халыкка Биектау муниципаль районы фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Мәскәү районында – Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание ур., 83), монда Буа муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

– Киров районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла – «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы авыл хезмәтчәннәренең продукциясе сатылачак һәм икенчесе – Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1).

– Вахитов районында шулай ук ике мәйданчыкта оештырыла – Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында Алексеевск муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин ур., 13) үз продукциясе белән Теләче муниципаль районы фермерлары булачак.

– Идел буе районында – «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а), бу ярминкәдә үз продукциясе белән Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе катнаша.

Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр ярминкә мәйданчыгында агросәнәгать комплексының эре оешмалары да катнаша, болар – «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ, «Просто Молоко» идарәчел компаниясе” ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм башка оешмалар.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә өч сәүдә мәйданчыгында ярминкәләр оештырыла: Сарман трактында, Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм «Южный» агросәнәгать паркында. Сатуга үз продукциясен Актаныш, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килә.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.




Back to the list