«Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәмендә бозау отарга мөмкин

08.12.2016

Шимбә көнне, 10 декабрьдә, Игенчеләр сарае каршында «Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәме булачак. Чараны оештыруда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, «Умартачылык идарәсе» ДБУ, «Казан» ХАСК (МКСК), Н.Э. Бауман ис. КДВМА, «Бөреле» ЯАҖ, “Ак Барс” ХК» ААҖ, «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, «Нәселле куян заводы» ЯАҖ, «Элита» АҖ, Бөгелмә, Минзәлә, Чистай районнарының токым предприятиеләре, “Залесный” агрофирмасы” ҖЧҖ, «Сервис Агро» ҖЧҖ, «Авангард» ҖЧҖ, «Рамай» ФХ ҖЧҖ, «Ялтау» АФ ҖЧҖ, «Матюшино» ҖЧҖ,«Фалалеев» КФХ, «Данон Россия» АҖенең «Эдельвейс сөт комбинаты» филиалы, «Саба” ҖЧҖенең«Сатыш» бүлекчәсе, “Пионер” ПХ ҖЧҖ катнашалар.

«Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәменә килүчеләр, олылар һәм балалар өчен оештырылган мавыктыргыч уенннарда, ярышларда, конкурсларда катнашып, төрле кыйммәтле бүләкләр оту бәхетенә ирешә алалар, пылау, шашлык, уха, милли камыр ризыкларыннан авыз итә алалар.

Чара барышында шулай ук авыл хуҗалыгы терлекләре күргәзмәсе булачак, атта, дөядә атланып йөрүләр, этләр җигелешендә чабулар оештырыла.

Бәйрәмдәге иң кызыклы чараларның берсе – призлар уйнату, билетлар кунакларга бушлай таратылачак. Төп приз – бозау.

Моннан тыш, бу көнне акция оештырыла: йорт хайваннары тотучыларга ветеринария белгеченнәнквалификацияле консультация алу мөмкинлеге булачак.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана.


Back to the list