Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнарны Бөтенроссия кабул итү көне узачак

09.12.2016

2016 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә дәүләт хакимиятие органнарында һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны Бөтенроссия кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

– аграр сәясәт, агросәнәгать комплексына идарә итү;

– «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы;

– игенчелек һәм үсемлекчелек продуктлары җитештерү мәсьәләләре;

– терлекчелек;

– фермер (крестьян) хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар;

– күмәк бакчачылык һәм яшелчәчелек, коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре мәсьәләләре;

– җир һәм мөлкәт пайларын бүлеп бирү мәсьәләләре;

– җир кишәрлекләренең статусын үзгәртү;

– авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу, саклау, сату, аларның бәяләре;

– авыл хуҗалыгы күргәзмәләре, базарлары, ярминкәләре;

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне матди-техник җиһазлау;

– авыл хуҗалыгы техникасына бәяләр;

– мелиорация;

– авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен ягулык белән тәэмин итү;

– аучылык хуҗалыгы, умартачылык;

– балыкчылык хуҗалыгы мәсьәләләре;

– АПК кадрларын әзерләү;

– хезмәт, кадрлар, пенсия мәсьәләләре һәм социальные мәсьәләләр;

– авылны социаль үстерү мәсьәләләре;

– агросәнәгать комплексында акционер җәмгыятьләр.

Кабул итүгә (843) 221 76 79 телефоны аша алдан язылырга мөмкин.


Back to the list